РФ Финанс министрлыгы бюджет сәясәтендә дәүләт-шәхси партнерлык проектларының һәм дәүләт компанияләренең күзгә күренеп тормаган бюджет рискларын исәпкә алырдай механизмны эшләргә планлаштыра. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
“Күзгә күренеп тормаган бюджет рисклары төрле әйберләргә бәйле булырга мөмкин. Нигездә бу ике чыганак – ул дәүләт компанияләре һәм хосусый эшмәкәрлекле дәүләт-шәхси партнерлык проектларында дәүләтнең катнашуы. Алар бюджет хисабында турыдан-туры чагылмаганга күрә, алар өчен аерым механизм булдырыла. Быел без тиешле тәкъдимнәрне формалаштырырга һәм тикшерергә телибез”, - диде министр урынбасары. Бу механизм белән дәүләт компанияләренең бурыч сәясәтен мониторить итеп һәм бюджет сәясәтендә мөмкин булган рискларны чагылдырып булачак дип саный ул.