РФ Финанс министрлыгы рейтингларга карап хезмәт күрсәтүгә банкларны кертү системасын булдыру ягында

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы рейтингларга бәйле төрле хезмәт күрсәтүләргә банкларны кертү системасын булдыру фикерен хуплый. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

Аннан алда "Известия" газетасы Монополиягә каршы федераль хезмәт рейтингларга бәйле төрле төрләрдәге хезмәт күрсәтүләргә банкларны кертүнең күпдәрәҗәле системасын булдырырга тәкъдим итә дип җиткергән иде. Сүз иң беренче чиратта кертемнәрне җәлеп итү турында бара.

“Без моны эшләргә тырышып карыйбыз, бу һәрвакыт мөмкин түгел, ләкин гомумән без моңа омтылабыз. Банкларны дәүләт сатып алуларына кертү турында карарда һәм шушының ише әйберләрдә”, - дип бердерде Моисеев.

Рейтингларга бәйле бәяләү ничек булачагы әлегә хәл ителмәгән. “Төрлечә, болай бертөрле генә әйтеп булмый. Эш барышында без бу әйберләрне гамәлгә куячакбыз. Бу эш процесста”, - дип өстәде  Моисеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International