Икътисадый үсеш министрлыгы 2018 елда Россиянең тулем эчке продукты үсеше буенча фаразын якынча 2% дәрәҗәсендә калдыра. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының министрлыкның 2017 елда эшчәнлеге йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган чыгышында әйтелә.
“Агымдагы елда икътисад якынча 2% темплары белән үсүне дәвам итәчәк дип көтелә”, - диелгән чыгышта.
Документта Россия икътисады 2018 елга үсеш белән керде дип искәртелә. “Ике елга сузылган рецессиядән соң 2017 елда икътисадый үсеш яңарды. Дәүләт статистика федераль хезмәтенең беренче бәяләве буенча 2017 елда тулаем эчке продукт 1,5%ка үскән”, - дип искә төшерделәр Икътисадый үсеш министрлыгында.