2017 елда РФ бюджеты нефтькә бәя үсүдән өстәмә якынча 1,2 трлн сум алган

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2017 ел йомгаклары буенча Россия бюджеты нефтькә бәя үсүдән өстәмә 1,2 трлн сум алган, компанияләр – 500 млн сум. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы вакытында энергетика министры Александр Новак хәбәр итте.

“2016 елга караганда югарырак бәяләр нәтиҗәсендә, ә алар $11 диярлек югарырак иде һәм баррель нефть өчен якынча $54,7 тәшкил итте, Россия Федерациясе бюджеты өстәмә якынча 1,2 трлн сум, компанияләр якыча 500 млрд сум алган”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, 2017 елда гомуми экспорт кереме югарырак бәяләр нәтиҗәсендә нәкъ менә нефть буенча һәм газ буенча 31 млрд сумга күбрәк булган. Бу инвестицяиле программаларга, нефть компанияләренең хәлләре стабильләшүгә һәм бюджет керемнәренә уңай йогынты ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International