Россия Финанс министрлыгы Салым кодексына аерым бүлек итеп барлык квазисалым түләүләрен (иң беренче чиратта төрле җыемнарны) кертергә тәкъдим итә. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
“Без квазисалым характердагы булганнарның барысын кертергә тәкъдим итәбез. Аларны иң элек карарга, билгеләргә һәм акрынлап Салым кодексына кертергә кирәк. Мәсәлән, курорт җыемы, ләкин ул беренче булмаячак, чөнки ул эксперимент буларак бара”, - диде Трунин.
Аның сүзләренчә, аларны түләгән компанияләр белән тиешле бәяләү һәм консультацияләрдән соң финанс министрлыгы Кодекска җыемнарның күбесен (шул исәптән экология һәм утилизациянекен) кертү мөмкинлеген тикшерә.
Алдан хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасы белән бергәләп якын киләчәктә эшмәкәрлек өчен салым түләүләрен көйләү мәсьәләсе буенча карар кабул итәчәк.