Киләсе атнада (10-13 апрель көннәрендә) Мәскәүдә XIX Апрель халыкара фәнни конференциясе узачак. Биредә министрлар һәм әйдәп баручы экспертлар социаль-икътисадый сәясәт мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты мәйданчыгында дүрт көн дәвамында пленар утырышлар, тематик сессияләр һәм эксперт түгәрәк өстәлләре уздырылачак.
Конференциянең төп чаралары 10 апрельдә үтәчәк. Пленар утырышларда финанс министры Антон Силуанов, икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе Алексей Кудрин чыгыш ясыячак. Шул ук вакытта Орешкинның ике төрле сессиядә чыгышлары планлаштырылган – икътисад перспективалары һәм мәгълүмат белән идарә итүнең илкүләм системасы турында. Шулай ук сишәмбе Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев конференциядә катнашучыларга бишенче монополиягә каршы пакет тәкъдим итәчәк, ә икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Груздев тышкы икъдисадый эшчәнлек приоритетлары турыда сөйлиячәк.