РФ федераль бюджеты профициты гыйнвар-мартта 368,66 млрд сум тәшкил иткән

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 елның 1 апреленә федераль бюджет профициты 368,66 миллиард сум тәшкил итте. Бу хакта РФ Федераль казначылык сайтында федераль бюджет үтәлеше турында хисапта хәбәр ителә.

Бюджет керемнәре 4,075 триллион сум, чыгымнары - 3,707 триллион сум тәшкил иткән.

Аннан алда апрельдә РФ Финанс министрлыгы РФ бюджеты профициты 2018 елның гыйнвар-мартында, министрлык алдан ясаган бәяләү буенча, тулаем продуктның 1,5% яисә 344,35 миллиард сум тәшкил итте дип хәбәр иткән иде.  

2018 елга бюджет турында закон тулаем эчке продуктның 1,3% дефициты белән исәпләнгән, ләкин Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов әйтүенчә, нефтькә агымдагы бәяләр сакланган очракта, ул профицит белән үтәлергә (ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның 2% бераз азрак булырга) мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International