Бюджет ярдәме чаралары белән бергә икътисадта глобаль өзеклеккә ирешү буенча Президент тарафыннан куелган бурычларны чишәр өчен РФ Финанс министрлыгы яңа җитештерүләр булдыруга салым стимулларын тәкъдим итәргә уйлый. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясендә чыгышы вакытында җиткерде.
“Бүген, Президент әйткәнчә, икътисадта глобаль өзеклек бурычлары тора. Без югарырак үсеш темпларын тәэмин итәргә тиеш. Бу нәрсә исәбенә шулай булыр? Берсүзсез, әлбәттә, биредә бюджет ярдәме, ләкин бер бюджет ярдәме белән генә чикләнеп булмый, чөнки без хәзер салым стимуллары буенча тәкъдимнәр әзерләячәкбез. Бу преприятиеләр яңа җитештерүләргә, бизнес үсешенә средстволар сала алсын һәм моның белән кызыксынсын өчен шулай эшләнә”, - диде Силуанов.
Аның сүзләренчә, киләсе бюджет циклында приоритетларның берсе – инфраструктура үсеше булачак. Бу үз чиратында бизнесның яңа төрләрен булдыруга булышырга тиеш. “Һичшиксез, бу, әлбәттә, цифрлы икътисад, заманча икътисад үсеше. Бу экспортка, кече һәм урта эшмәкәрлеккә стимул бирү”, - дип өстәде Силуанов.
Сәнәгатькә стимул бирергә кирәк, ләкин бу тулысынча бюджет средстволары исәбенә булырга тиеш түгел дип белдерде Силуанов.
“Барысы да акчадан гына тормый, мондый ярдәм төрләреннән: бу структураларны салымлы стимуллаштыру, бу билгеле бер дәүләт-шәхси партнерлыкларның, концессион проектларның үсеше һәм башкалар булырга мөмкин. Стимуллаштыру кирәк, ләкин бөтен әйбер дә бюджет акчалары исәбенә эшләми”, - диде ул.
Икътисадның югары үсеш темпына ирешү бурычын күбесенчә бюджет ярдәме тәэмин итәчәк, ләкин бу гына аз дип саный Силуанов.