РФ Финанс министрлыгы 2018 елга бюджетка үзгәрешләр әзерли. Алар нигезендә чыгымнарны ул зур булмаган күләмгә арттырырга һәм шул ук вакытта, әгәр нефтькә бәя шул ук дәрәҗәдә калса, елны тулаем эчке продуктның 0,5 проценты профицит белән тәмамларга планлаштыра. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
“Бу ел буенча шул ук бәя пропорцияләре сакланган очракта без процифит белән чыгачакбыз, бәлки бюджет профициты тулаем эчке продуктның 0,5% булыр. Без Илкүләм иминлек фондын чиста рәвештә тулыландырачакбыз”, - диде Силуанов.
Аның сүзләренчә, Финанс министрлыгы хәзерге вакытта бюджетка тиешле үзгәрешләрне инде әзерли. “Нефтькә бәяләр фаразда каралганнан югарырак һәм без моны яңа проектта исәпкә алачакбыз”, - диде ул.
Агымдагы елда бюджет чыгымнары арту мөмкинлеге турында сорауга ул моны бюджет кагыйдәсе өстәмә нефть-газ булмаган керемнәр (министрлык аларны аз күләмдә көтә) чикләрендә генә эшләргә мөмкинлек бирә дип җавап бирде. “Өстәмә чыгымнарның күләме күпме булачагы турында әлегә сөйләргә иртәрәк, без Хөкүмәттә бу теманы киләсе атнада тикшерәчәкбез”, - диде ул.
Бюджет турында гамәлдәге закон агымдагы елга дефицитны тулаем эчке продуктның 1,3% дәрәҗәсендә күздә тота.