ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының сигезенче киңәйтелгән утырышы узды. Эшкуарлык даирәләре вәкилләре белән очрашу "Пирамида" КСКК мәйданында үтте.

Утырышта Советның проект төркемнәре бизнесның системалы мәсьәләләрен хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Республика ведомстволары һәм министрлыклары белән бергә берничә актуаль проблема тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International