Бюджет йөкләмәләре үтәләчәк дип белдерде Силуанов

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Теләсә нинди тышкы конъюнктурада РФ бюджеты йөкләмәләре үтәләчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.

“Без дәүләтебез күргән мәсьәләләргә бирешмәдек, бу нефтькә бәя төшү дә, санкцияләр дә, РФ дучар булган чикләүләр дә. Без монда җебеп кенә калмадык түгел, ә тотрыклы үсешкә нигез булдырдык”, - диде ул “Россия 24” телеканалына интервьюсында.

“Без финанс тотрыклылыкка нигез салып калдырдык, бюджет кагыйдәсен кабул иттек. Башка еллардан аермалы буларак, хәзер бюджет теләсә нинди макроикътисад үзгәрешләрендә үтәлергә мөмкинлек биргән йөкләмәләрне исәпкә алып төзеләчәк”, - дип өстәде министр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International