Россия экспортының төп товары Urals маркасы нефтенә гыйнвар-мартта уртача бәя үткән ел белән чагыштырганда 25,3%ка үсте һәм баррель өчен 65,22 тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда хәбәр ителә.
2017 елның гыйнвар-мартында Urals ка уртача бәя баррель өчен 52,04 доллар булган.
Urals маркасы нефтенә уртача бәя 2018 елның мартында баррель өчен 63,68 доллар зурлыгында урнашкан, бу 2017 елның мартына (баррель өчен 49,76 доллар) караганда 1,3 тапкыр югарырак.