Мартта РФ Илкүләм иминлек фонды рубльдә 2%ка - 3,773 триллион сумга кадәр үскән, ә долларда 0,8%ка - 65,88 миллиард долларга кадәр кимегән. Бу хакта пәнҗешәмбе РФ Финанс министрлыгы хәбәр итте.
2018 елның 1 мартына Илкүләм иминлек фонды күләме 3,699 триллион сум булган, бу 66,44 миллиард долларга тиңдәш.