Антон Силуанов: Финанс министрлыгы гражданнарга салым йөкләмәсен күтәрүгә скептик якын килә

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы гражданнарга салым йөкләмәсен күтәрүгә скептик якын килә, аны бары ихтыяри пенсия тупланышында гына мөмкин дип күрә. Бу хакта Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов җиткерде.

“Мин гражданнарга салым йөкләмәсен арттыруга скептик якын киләм, безнең салым системасын камилләштерүнең башка юнәлешләрендә бюджет системасына өстәмә ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләребез бар. Гражданнарга өстәмә йөкләмәгә килгәндә, мин индивидуаль пенсия капиталы формалаштыру күзлегеннән моны ихтыяри эш дип саныйм”, - диде Силуанов Югары икътисад мәктәбенең апрель конференциясендә ясаган чыгышы вакытында.

Конференциядә Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов, аның мәгълүматлары буенча, Россия гражданнарының яртысы (бу керемнәргә чыгым ясау юнәлешен үзләре билгеләгән очракта) керемгә салым ставкасын 2 процент пунктына арттыруга каршы килмәс иде дип белдерде.

Үз чиратында Силуанов муниципалитетларның хәзер үз территорияләрендә яшәгән гражданнардан өстәмә ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре бар дип искә төшерде. “Кызганычка каршы, бу җитәрлек яхшы файдаланылмый”, - диде ул.

Социаль проектларны финанслауга халыктан өстәмә 2% алу турында Кузьминов сүзләренә комментарий биреп, Финанс министрлыгы башлыгы бары индивидуаль пенсия капиталы формалаштыру ягыннан гына карарларны хупларга әзерлеген белдерде.

Ул мондый алып калынган суммалар гражданнар өчен ихтыяри һәм кызык булырга тиеш дип искәртте, ягъни түләүчеләр үзләренә кирәк чакта алардан пенсиягә чыкканчы ук файдалана алырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International