Гыйнвар-апрельдә Urals нефтенең уртача бәясе 27,6%ка үскән

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Россия экспортының төп товары Urals маркасы нефтенә гыйнвар-апрельдә уртача бәя үткән ел белән чагыштырганда 27,6%ка үсте һәм баррель өчен 66,15  тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда хәбәр ителә.   

2017 елның гыйнвар-апрелендә Urals ка уртача бәя баррель өчен 51,84 доллар булган.

Urals маркасы нефтенә уртача бәя 2018 елның апреленә баррель өчен 69,08 доллар зурлыгында урнашкан, бу 2017 елның апреленә (баррель өчен 51,11 доллар) караганда 1,35 тапкыр югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International