РФ Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр чорга дәүләт үсешенең илкүләм максатларын билгели торган указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.
2018 елның 1 мартыннан Федераль җыенга юлламасы йомгаклары буенча тешле указны әзерләү йөкләмәсен Путин үз администрациясенең башлыгы Антон Вайнога бирде. Йөкләмәдә документ 2024 елга кадәр чорга РФ үсешенең илкүләм максатларын билгеләргә тиеш дип әйтелгән иде, шул исәптән – халык санын арттыру һәм 2024 елга көтелгән гомер озынлыгын 78 яшькә һәм 2030 елга 80 яшькә кадәр арттыру, гражданнарның яшәү дәрәҗәсен үстерү, аларның реаль керемнәренең инфляциядән югары үсеше һәм дәүләттә ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү, икътсадый үсеш темпларын дөньяныкыннан югарырак булуны тәэмин итү һәм РФнең дөньяның иң эре икътисадлары бишлегенә керүе, ел саен 5 млн нан да ким булмаган гаиләнең торак шартларын яхшырту, талантларга ярдәм итү механизмнарын формалаштыру һ.б.
Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, демография, торак һәм шәһәр мохите, халыкара кооперация һәм экспорт, хезмәт җитештерүчәнлеге, кече эшмәкәрлек, юллар, экология һәм цифрлы икътисад кебек юнәлешләр буенча указда макстачан күрсәткечләрне билгеләргә кушылган иде. Моннан тыш, указга 2024 елга кадәр магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планының максатчан параметрлары салып калдырылган булырга тиеш.