Дмитрий Медведев макроикътисад тотрыклылыгы әһәмияте турында җиткерде

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Макроикътисад тотрыклылыгы элеккечә бик мөһим, тулаем эчке продукт үсеше темпы мөмкин кадәр дөньяныкыннан югарырак булырга, инфляция 4%тан югары булмаска тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры вазифасын башкаручы Дмитрий Медведев хәбәр итте.

“Без бүген сөйләшкән һәм кичә фракцияләр вәкилләре белән сөйләшкән макроикътисад тотрыклылыгын саклау бурычы барыбер бик мөһим булып кала бирә, өстәвенә тагын үсеш темплары мөмкин кадәр югары, дөньяныкыннан юграрырак, 4% кадәр түбән инфляция белән булырга тиеш”, - диде Медведев Дәүләт Думасының пленар утырышында.

Ул тулаем эчке продукт күләме буенча Россия иң эре дәүләтләр арасына керергә тиешлеген искәртте.

“Моның өчен цифрлы көн тәртибенә күчәргә, технологик инновацияле компанияләр өлешен күтәрергә, база тармакларында җитештерү секторын булдырырга кирәк”, - диде премьер вазифаларын башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International