2018 елның I кварталында РФнең төп капиталына инвестицияләр үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,6%ка үскән. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенең оператив докладында хәбәр ителә.
2018 елның гыйнвар-марты йомгаклары буенча абсолют чагылышта инвестицияләр күләме 2 трлн 302 млрд сум тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен (Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматы буенча) 2017 елның I кварталында төп капиталга инвестицияләр 2,3% үсеш күрсәткән булган. Бөтен 2017 елда төп капиталга инвестицияләр 4,4%ка арткан булган.