РФ Финанс министрлыгына бензинга акцизларны түбәнәйтү турында проект әзерләргә куштылар

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте РФ Финанс министрлыгына 28 майга кадәр бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларны түбәнәйтү турында закон проектын әзерләргә кушты. Бу хакта Министрлар Кабинетының сайтында хәбәр ителә.

Йөкләмә Хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча бирелде, анда, аерым алганда, 2018 елга федераль законга төзәтмәләр кертү дә тикшерелде.

“Россия Финанс министрлыгына (А.Г. Силуановка) Россия Энергетика министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән бергәләп 2018 елның 28 маена кадәр РФ Хөкүмәтендә алдан килештерелгән күләмнәрдә автомобиль бензинына һәм дизель ягулыгына акцизларны киметүне, шулай ук федераль һәм төбәк бюджетлары арасында күрсәтелгән акцизлардан керемнәр тарату структурасына үзгәрешләрне күздә тоткан тиешле федераль законнарны Хөкүмәткә кертергә”, - диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, Финанс министрлыгына 2018 елның өченче кварталында бензин һәм дизель ягулыгына ставкалар үзгәрүгә бәйле 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына бюджетка төзәтмәләр тәкъдим итәргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International