Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында “Татарстан Республикасының 2017 елгы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан законы проекты беренче һәм өченче укылышларда каралды. Республиканың 2017 елгы бюджеты 13,2 млрд сумнан артык күләмдә профицит белән үтәлгән.
Бу мәсьәлә буенча Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республиканың консолидацияләнгән бюджетына 2017 елда 287,6 млрд сум акча кертелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 258 млрд сум. Тулаем алганда, республика бюджетының керем өлеше 244,3 млрд сум күләмендә үтәлгән. Керемгә салым 82,2 млрд сум тәшкил иткән. Керемнең күпчелек өлеше нефть чыгаручы компанияләргә туры килә – алар бюджетның 61,6 процентын тулыландырган.
Чыгымнар күләме 274 млрд сум тәшкил иткән. Консолидацияләнгән бюджет чыгымнарыннан 26,7 проценты - мәгарифкә, 18,3 проценты - сәламәтлек саклау тармагына, 14,2 проценты - социаль сәясәткә, 5 проценты - мәдәният һәм кинематографиягә, 3,9 проценты - физкультура һәм спортка юнәлдерелгән. 30 дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен акчаның 98,7 проценты сарыф ителгән.
Тулаем алганда, 2017 елгы бюджет 244 млрд 567 млн 721 сум күләмендә үтәлгән, чыгымнар 231 млрд 88 млн 521 мең 300 сум тәшкил итә. Керемнәр чыгымнардан 13 млрд 179 млн 199 мең 700 сумга артык.
Закон проекты тулаем кабул ителде.