РФ Финанс министрлыгында төп икътисадый юнәлешләр буенча эш турында сөйләделәр

2018 елның 25 мае, җомга

РФ бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре июнь-июльдә әзер булачак. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов ПХИФ-2018 кулуарларында хәбәр итте.

“Төп юнәлешләр июнь-июльдә әзер булачак, һәрхәлдә аларның концепциясе тәгаен инде июньдә әзер булачак. Сентябрьдә кертер өчен июнь ахыры – июльдә без аларны актив тикшерергә әзер булачакбыз. Графикны сакларга тырышачакбыз”, - диде Сазанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International