Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алга таба бурычлар турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль идарәләре вәкилләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук техник куркынычсызлык турында да сөйләштеләр. Ростехнадзоның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров сүзләренчә, идарә тикшерүләр генә түгел, ә профилактика эшен дә алып барган. Парнерлар белән Әлмәттә белем бирү семинарлары циклы үткәрелгән.
«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев кече нефть компанияләренең 2018 елның беренче кварталында эшчәнлекләре нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән чыгыш ясады.