Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Тагын Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм республика муниципалитетлары вәкилләре чыгыш ясады.
Җылыту сезонына әзерлек – бик четрекле эш, ул барлык структуралардан системалы алым таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләр буенча бурычларны киметү зарурлыгын, урыннарда түләүләрне җыю эшен активлаштырырга кирәклекне билгеләп үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.