«Ак Барс» банкы акционерларының еллык киңәшмәсе турында

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында «Ак Барс» банкы акционерларының еллык киңәшмәсе узды.

"Ак Барс” банкы акционерларының еллык киңәшмәсендә чыгышы вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" банкы - Татарстан Республикасының терәк банкы дип белдерде. 

Агымдагы елда банкка "Эксперт РА" рейтинг компаниясе югары урын бирде, бу инвестицион фондлардан акча җәлеп итүгә ярдәм итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, әлеге акчалар республика икътисадын диверсификацияләү өчен һәм җәлеп ителә торган ресурслар бәясен оптимизацияләү өчен кулланырга кирәк. 

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International