2018 елның 15 маеннан алып 31 майга кадәр Татарстан Республикасында республиканың җирлек башлыклары белән зона семинар-киңәшмәләре узды.
Семинарларны ел саен Татарстан Республикасы Президент Аппараты һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” үткәрә.
Семинарлар барышында республиканың җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре, шул исәптән җирле бюджетларны формалаштыру һәм үтәү, бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыру, беркетелгән вәкаләтләрнең финанс тәәэмин ителгәнлеге белән бәйле актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Семинар-киңәшмәләр эшендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.