Ел йомгаклары буенча инфляция 2,7-3,2% тәшкил итәчәк дип җиткерде Максим Орешкин

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

РФдә инфляция буенча Үзәк Банкның 4%ка таргеты 2018 елда үтәлеп бетмәячәк; ел йомгаклары буенча инфляция 2,7-3,2% диапазонында булачак дип җиткерде Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.

“Үткән елның сентябрендә бездә (социаль-икътисадый үсеш фаразына) 4% дәрәҗәсе салып калдырылган булган иде. Бездә традицион якын килү: без Россия Банкы тарафыннан куелган таргетка ышанабыз һәм нигез сценарийда Үзәк Банк бу таргетны үти дип саныйбыз. Хәзер бу таргет үтәлеп бетмәячәк дип искәртергә мөмкин”, - диде Орешкин Дәүләт Думасының бюджет комитеты утырышында чыгышы вакытында.  

Ул агымдагы елда инфляция дәрәҗәсе буенча Икътисадый үсеш министрлыгының соңгы бәяләве – 2,8% дип искә төшерде. “Сорау, хәзер бу бәяләү никадәр релевант? Ул бик релевант булып кала”, - диде министр һәм ел йомгаклары буенча инфляция 2,7-3,2% тәшкил итәчәк дип җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International