Хисап палатасы Россия тулаем эчке продукты үсешен 2018 елда 1,7%ка – Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим иткән диапазонның түбән чигеннән диярлек фаразлый дип җиткерде Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин.
“Төп күрсәткеч – үсеш темпы буенча – Максим Станиславович әйтте: без 1,6% һәм 2,1% арасында интервал фаразлыйбыз. Һәм элеккечә рәсми фараз – 2,1% үсеш – бу интервалга эләгә дип саный. Ксения Валентиновна чыгышыннан без Үзәк Банк үсешне барыбер 2%тан түбәнрәк көтә булуын ишеттек. Мин без аны аталган түбән интервал – 1,7%ка якын булуын дип көтәбез дип әйтә алам”, - диде Кудрин Дәүләт Думасының комитеты утырышында.
Аннан алда шул ук утырышта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин Икътисадый үсш министрлыгы 2018 елга тулаем эчке продукт үсеше фаразын 2,1%тан 1,6-2,1% диапазонына кадәр түбәнәйтте дип хәбәр иткән иде.