Владимир Путин 2018 елда федераль бюджет профициты тулаем эчке продуктның 0,5% тәшкил итәчәк дип белдерде

2018 елның 5 июне, сишәмбе

2018 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 0,5% тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Австрия эшлекле даирәләре белән очрашуы вакытында хәбәр итте.

“Чагыштырмача җаваплы бюджет сәясәте алып бару нәтиҗәсендә федераль бюджет дефициты 1,5% кадәр кимеде. Ә быел 0,5% профицитка ирешеләчәк”, - диде дәүләт башлыгы.

Гомумән алганда, Россия Президенты сүзләренчә, РФ икътисады уңай динамика күрсәтә. Шулай, узган ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның тотрыклы үсеше – 1,5% күзәтелде, кулланучылар ихтыяҗы 3,4%ка артты, сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге берсе 1,8% берсе 2,6%ка киңәйде. Моннан тыш, РФдә инфляцияне рекорд түбән – 2,5% дәрәҗәсендә саклап була, ә эшсезлек 5% кадәр төште, сәүдә баласының уңай сальдосы үсә. 2017 елда ул $130 млрд тан артып киткән, бу аннан алдагы ел белән чагыштыргада 25%ка күбрәк. Шулай ук Путин рубльнең йөзүче курсы шартларында Россия валютасы тотрыклылык саклый, ә алтын валюта резервлары буенча Россия тотрыклы рәвештә дөнья лидерлары арасында дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International