РФ Финанс министрлыгы: ягулыкка акцизларны киметү турында закон проектын Дәүләт Думасына бу атнада кертәчәкләр

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Хөкүмәт бу атнада Дәүләт Думасына ягулыкка акцизларны киметүне һәм нефть продуктларына экспорт акчалата җыемы ставкаларын арттыруны күздә тоткан закон проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта нефть продуктларына бәяләр мәсьәләсе буенча төбәкләр белән вице-премьер Дмитрий Козакның селектор киңәшмәсе кысаларында Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры  Алексей Сазанов хәбәр итте.

“Сезнең киңәшмәләрдә комплекслы чараларның ике пакеты турында карарлар кабул ителде. Беренчесе – бу оператив каршы җавап бирү, бу ел ахырына кадәр акцизларны киметү һәм нефть продуктларына экспорт акчалата җыемы ставкаларын арттыру, законга тиешле үзгәрешләр пакеты Хөкүмәткә җомга кертелде. Бу атна ахырына кадәр ул Дәүләт Думасына тикшерелүгә һәм кабул ителүгә юнәлтелер дип планлаштырыла”, - диде Сазанов Козакка.

“Комплекс чараларның икенчесе – бу систем характердагы чаралар – бу уртача сроклы, озак сроклы – бу тонна эшкәртелгән нефтькә тискәре акцизга махсус өстәмә кертү һәм Антон Германович әйткән маневр кысаларында нефть продуктларына экспорт акчалата җыемын күтәрү мөмкинлеген саклау турында. Законга тиешле үзгәрешләр әзер, хәзер без аларны нефть компанияләре белән тикшерәбез. Берничә киңәшмә булачак, аларны Хөкүмәткә киләсе атнада кертергә планлаштырабыз”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International