13 июнь көнне Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышы узды. Анда депутатлар ике закон проектын, комитетның беренче яртыеллыкта эше хисабын һәм аның 2018 елның өченче кварталына планын тикшерде.
Комитет утырышында «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты тәкъдим ителде. Документ оешмалар мөлкәтенә салым буенча аерым категория салым түләүчеләргә салым преференцияләрен озайтырга тәкъдим итә. 2020 елның 1 гыйнварына кадәр полиальфаолефиннар һәм аның нигезендә синтетик, ярымсинтетик мотор майлары җитештерүче оешмаларга, технопаркларга, индустриаль паркларга, инновацияле-технологик үзәкләргә, шулай ук фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык учреждениеләренә, тәҗрибә һәм тәҗрибә-эксперименталь предприятиеләргә киметелгән ставка тәэсирен озайтырга тәкъдим ителә. Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт хаҗәтләре өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына, бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган берләшмәләргә карата киметелгән салым ставкасы тәэсирен 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтырга тәкъдим ителә.
Бүген шулай ук “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты тәкъдим ителде. Бу салым буенча Татарстанда эшкәртү производствосында, электр энергиясен, газ һәм суны җитештерү һәм бүлү, шулай ук төзелеш тармакларында гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен салым ставкасы 5 процент күләмендә билгеләнгән.
Калган салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 15тән 10 процентка кадәр киметелгән. Закон проекты тарафыннан дифференциацияләнгән салым ставкалары тәэсирен 2019 елда да озайту тәкъдим ителә.
Комитет ике закон проектын да Дәүләт Советына карарга һәм аны беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә реконмендацияләргә дигән карар кабул итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та катнашты.