Еллык чагылышында РФ тулаем эчке продукты үсеше 1,3% тәшкил итте. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хәбәр итте. Бу мәгълүмат идарә тармагы май уртасында игълан иткән бәяләү белән тәңгәл килде.
“2018 елның беренче кварталында Россия тулаем эчке продукты күләме агымдагы бәяләрдә 22 239,4 миллиард сум тәшкил итте. Аның физик күләме индексы 2017 елның беренче кварталына карата 101,3%, 2017 елның дүренче кварталына карата – 84,3% тәшкил итте. 2018 елның беренче кварталында тулаем эчке продуктның индекс-дефляторы 2017 елның беренче кварталы бәяләренә карата 106,8% тәшкил итте”, - диелгән хәбәрдә.
Июнь башында Икътисадый үсеш министрлыгы агымдагы елга Россиянең икътисадый үсеш фаразын элекке 2,1%тан 1,6-2,1% диапазонына кадәр киметте. Июнь уртасында РФ Үзәк Банкы 2018 елда тулаем эчке продуктның үсеш темпы фаразын 1,5-2%та калдырды.