РФ Финанс министрлыгы 2018 елда инфляцияне якынча 3% фаразлый

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

2018 елда Россиядә инфляция якынча 3%, 2019 елда – якынча 4-4,5% зурлыгында фаразлана. Бу хакта Федерация Советында чыгышы вакытында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.

“Быел без инфляция якынча 3% булыр дип көтәбез, киләсе елда инфляция якынча 4-4,5% тәшкил итәчәк”, - дип искәртте ул.

Бер көн элек Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында хәзерге вакытта РФдә инфляция 2,5% дәрәҗәсендә дип белдерде. Шул ук вакытта 2019 елда инфляция вакытлыча 4,5% кадәр күтәрелергә мөмкин, шуннан соң ул 4%ка кайтачак дип фаразлады регулятор башлыгы.

Шулай ук Финанс министрлыгы башлыгы булган салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәре 2023 елга юкка чыгарылырга мөмкин дип җиткерде.

“Без хәзер киләсе елдан башлап трансферт бәя хасил итүдә контрольне бетерергә һәм салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәрен башка булдырмаска тәкъдим итәбез. Ә бүген эшли торган төркемнәр үз эш срогын тәмамлап барачак һәм без 2023 елга кадәр алар юкка чыгарылырга мөмкин дип саныйбыз”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International