Бүген Түбән Камада "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсе узды. Ул 2017 елда предприятиенең финанс-хуҗалык нәтиҗәләренә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп доклад белән "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады.
Татарстан Президенты чыгышында ассызыклаганча, "Түбән Кама нефть химиясе" кебек предприятиеләр исәбенә Татарстан икътисады үсеше уңай тепларны саклый. Татарстан Россия регионнары арасында мобилизацияләнгән үз керемнәре күләме буенча дүртенче урында. Республика - илдә иң эре салым түләүчеләрнең берсе.
Утырышта еллык хисап отчеты, еллык финанс отчеты расланды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.