Дәүләт Думасы 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләрне кабул итте

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы 2018 елга федераль бюджетның параметрлары үзгәреше (дефицит профицит белән алмашына) турында законны кабул итте.

Документ 2018 елда бюджет керемнәрен 1,815 триллион сумга — 17,073 триллион сумга кадәр (тулаем эчке продуктка 17,4%), чыгымнарны – 61,9 миллиард сумга, 16,591 триллион сумга кадәр (тулаем эчке продуктка 16,9%) арттыра. Шул ук вакытта бюджет дефициты (тулаем эчке продуктка 1,3%) профицит (тулаем эчке продуктка 0,5%) белән алмашына.

Тулаем эчке продуктның алдан планлаштырылган күләме 97,462 триллион сумнан 98,234 триллион сумга кадәр арта, ә еллык инфляция дәрәҗәсе дүрт проценттан 2,8% кадәр төшә.

Шул ук вакытта эчке дәүләт бурычының югары чиге 10,5 миллиард сумнан 10,28 миллиард сумга кадәр төшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International