Аерым категория салым түләүчеләр өчен салым льготалары сакланып калдырылачак

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген депутатлар республиканың аерым категория салым түләүчеләре өчен салым өстенлекләрен саклап калдыру өчен тавыш бирде. Парламент тарафыннан «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» һәм “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проектлары кабул ителде.

Закон проектларын ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, беренче закон проекты оешмалар мөлкәтенә салым буенча аерым категория салым түләүчеләргә салым преференцияләрен озайтырга тәкъдим итә. 2020 елның 1 гыйнварына кадәр полиальфаолефиннар һәм аның нигезендә синтетик, ярымсинтетик мотор майлары җитештерүче оешмаларга,  технопаркларга, индустриаль паркларга, инновацияле-технологик үзәкләргә, шулай ук фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык учреждениеләренә, тәҗрибә һәм тәҗрибә-эксперименталь предприятиеләргә киметелгән ставка тәэсирен озайтырга тәкъдим ителә. Сәламәтлек  саклау, физик культура һәм спорт хаҗәтләре өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына, бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган берләшмәләргә карата киметелгән салым ставкасы тәэсирен 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтырга тәкъдим ителә.

Шуннан соң Радик Гайзатуллин “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты тәкъдим итте. Ул бу салым буенча Татарстанда эшкәртү производствосында, электр энергиясен, газ һәм суны җитештерү һәм бүлү, шулай ук төзелеш тармакларында гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен салым ставкасы 5 процент күләмендә билгеләнгән дип искә төшерде.  Калган салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 15тән 10 процентка кадәр киметелгән. Закон проекты тарафыннан дифференциацияләнгән салым ставкалары тәэсирен 2019 елда да озайту тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы ике закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International