Антон Силуанов рубль курсының үзгәреп торуына нигез күрми

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов рубль курсының үзгәреп торуына нигез күрми, бюджет кагыйдәсе аны агымдагы дәрәҗәдә тотып торырга мөмкинлек бирә.

“Бюджет кагыйдәсе рубль курсы динамикасы турында мәсьәлә буенча борчылмаска мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без монда нинди дә булса җитди үзгәреп торуны күрмибез, чөнки чит ил валюталарына карата безнең рубльнең курс мөнәсәбәтен тотрыклы тотарга мөмкинлек бирә торган механизм булдырылды” – диде Силуанов “Россия 1” телеканалына интервьюсында.

“Ул үзгәрәчәк дияргә бернинди нигез юк”, - дип өстәде ул рубль курсының хәзерге дәрәҗәсе ел ахырына кадәр сакланачакмы дигән сорауга җавап итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International