Антон Силуанов: өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) арттырудан чаралар социаль инфраструктурага барачак

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Өстәмә кыйммәткә салымны 2%ка арттырудан алынган өстәмә чаралар социаль инфраструктураны үстерүгә барачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов “Россия 24” телеканалы эфирында хәбәр итте.

РФ Хөкүмәте 16 июньдә Дәүләт Думасына өстәмә кыйммәткә салымны 2019 елдан 18%тан 20% кадәр арттыру турында закон проектын кертте. Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча яңалык бюджетка елга өстәмә 620 млрд. сум китерәчәк.

“Бу акчалар беренче чиратта социаль инфраструктураны үстерүгә барачак: мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, социаль тәэмин итүгә, мәдәнияткә. Ягъни Президент агымдагы елның 7 маеннан указында куйган максатларга. Бу акчалар кеше капиталын формалаштыруга барачак һәм ахыр чиктә дәүләт күрсәткән хезмәтләрнең югарырак сыйфаты рәвешендә кире кайтачак”, - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International