РФ Финанс министрлыгы: Хакимият инфраструктур проектлар өчен чаралар чыганаклары эзли

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

РФ хакимияте Россиядә инфраструктур проектларны финанслауга халыкара үсеш институтларының акчаларын җәлеп итү мөмкинлекләрен эзли. Шуның аркасында Финанс министрлыгы Үсеш фонды өчен эчке базарда үзенең бурыч алуларының планлаштырылган күләмен киметә алыр иде. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Сергей Сторчак сөйләде.

“Дәүләт җитәкчелеге атаган төп вариант – рубльле облигацияләрне өстәмә сатуны тәэмин итү. Бу нинди облигацияләр булыр, алар гади федераль займ облигацияләреннән аерылырмы – аермачык карар әлегә юк”, - диде Сторчак Россиядә инфраструктур проектларны финанслауның ихтимал чыганаклары турында сөйләгәндә.

2019 елдан РФ Хөкүмәте махсус Үсеш фондын булдыра. Аңа елга тулаем эчке продуктның 0,5% кадәр зурлыгында өстәмә бурыч алулары юнәлтеләчәк, ә алты елга бурыч алуларның күләме 3,5 триллион сум тәшкил итәчәк. Беренче вице-премьер – финанс министры Антон Силуанов сүзләренчә, фонд цифрлы икътисад өлкәсендә хәлиткеч инфраструктур проектларны эшләтеп җибәрергә, РФ экспортерларына ярдәм итәргә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышырга мөмкинлек бирәчәк.

Сторчак фондның идеологиясе ахырга кадәр билгеле түгел дип искәртте. Аңа чаралар чыганакларында да ачыклык юк. “Үсеш фондының концепциясе һәм идеологиясе һаман да тикшерелә. Шул исәптән аның эшчәнлегенең фондлау чыганагы нәрсә булыр күзлегеннән дә”, - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International