Гыйнвар-июньдә Urals нефтенең уртача бәясе 37%ка диярлек үскән

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Urals нефтенә уртача бәя 2018 елның гыйнвар-июнендә 36,8%ка үсте һәм баррель өчен $ 68,83  тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында хәбәр ителә.   

2017 елның гыйнвар-июнендә Urals ка уртача бәя баррель өчен $50,3 булган.

Urals маркасы нефтенә уртача бәя 2018 елның июнендә баррель өчен $73,38 дәрәҗәсендә урнашкан, бу алдагы елга (баррель өчен $45,65) караганда 1,6 тапкыр югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International