РФ Финанс министрлыгы салым маневры кысаларында нефтькә экспорт пошлинасын елга 5%ка киметергә чакырды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Салым маневрын тәмамлау кысаларында нефтькә экспорт пошлинасын елга 5%ка киметергә һәм файдалы казылмалар чыгаруга салымны шул ук зурлыкка арттырырга кирәк. Шушы фикерен финанс министры урынбасары Илья Трунин Дәүләт Думасында чыгышы вакытында җиткерде.

“Хөкүмәт салым маневрын тәмамларга, ягъни [нефтькә] экспорт пошлиналардан котылырга һәм биш ел дәвамында (алтынчы елга) эчке салым салуга күчәргә тәкъдим итә. Һәм экспорт пошлинасын елга якынча 5%ка бетерергә”, - диде ул.

Шул ук вакытта файдалы казылмалар чыгаруга салымны шул ук зурлыкка арттырырга тәкъдим ителә. Бу, Трунин сүзләренчә, салым маневрын тәмамлау чорында федераль бюджетка 1,1 трлн. сум күләмендә өстәмә керемнәр тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International