Владимир Путин икътисад үсешенә өстәмә стимул бирү әһәмияте турында белдерде

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин икътисад үсешенә ярдәмнең адреслылыгын арттыру һәм өмтәмә стимул бирү әһәмияте турында җиткерде.

“Гражданнарның керемнәрен арттыру, социаль ярдәмнең эффективлыгын һәм адреслылыгын арттыру өлешендә җитдти бурычларны хәл итәргә, хезмәт җитештерүчәнлеге, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, Россиядә югары технологияле җитештерүләр барлыкка килсен өчен күпне эшләргә кирәк”, - диде Путин икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

“Гомумән алганда, үз илебез икътисады үсешенә өстәмә стимул бирергә, аның тотрыклылыгы күтәрелүенә һәм кешеләрнең яшәү сыйфаты үсешенә озак сроклы тренд куярга кирәк”, - дип өстәде Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International