Дәүләт Думасы нефтянкада салым маневрын тәмамлауны хуплады

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы нефть тармагында алты ел дәвамында зур салым маневрын тәмамлаган Салым кодексына һәм “Таможня тарифы турында” законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Финанс министры урынбасары Илья Трунин бу үзгәрешләр тармакта льготалар системасында тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк дип игътибар итте.  

Беренче закон проекты нефтькә экспорт пошлина ставкасының елга биш процентка (2019 елдан башлап – 30 проценттан нольгә кадәр) төшүен күздә тота. Шул ук вакытта өч ел дәвамында (шулай ук 2019 елдан башлап) акрынлап файдалы казылмалар табуга салымның пропорциональ үсеше булачак.

Пошлиналарны нольләндерү нефтькә эчке бәяләрнең тышкылары белән тигезләнүенә китерәчәген исәпкә алып, Россиядә ягулыкка бәяләр үсеше килеп чыгарга мөкин. Шуңа күрә икенче закон проекты нефтькә тискәре акцизның һәм нефть продуктларына демпфирлый торган акцизның моны копменсацияли торган механизмын күздә тота. Икенче укылышка моңа логистик коэффициент та өстәләчәк дип өмет ителә.

“Чынлыкта Хөкүмәт тәкъдим иткән әйбер үзенең эчтәлеге буенча төрле льготалар һәм преференция бирүдә, яшерен субсидияләр бүлеп бирүдә, салым льготалары нәтиҗелелеген арттыруда һәм дәүләт ярдәменең төрле форма эффективлыгын арттыру исәбенә федераль бюджетның өстәмә керемнәрен алуда тәртип урнаштыру дигәнне аңлата”, - дип җиткерде Илья Трунин Дәүләт Думасында чыгышы вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International