Икътисадый үсеш министрлыгы: тулаем эчке продукт үсеше II кварталда 1,8%ка кадәр кызуланды, I яртыеллыкта 1,7% тәшкил итте

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның икенче кварталында еллык чагылышта Россия икътисады үсеше 1,8% кадәр кызуланды, беренче яртыеллык йомгаклары буенча РФ тулаем эчке продукты 1,7%ка үсте. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының “Эшлекле активлык картинасы. 2018 елның июле” докладында хәбәр ителә.

“Апрель-майда көчле статистиканы исәпкә алып, тулаем эчке продуктның 2018 елның икенче кварталында үсеш темпы, бәяләү буенча, елга ел 1,8% кадәр артты. Гомумән гыйнвар-июньдә тулаем эчке продукт үсеше елга ел 1,7% дәрәҗәсендә бәяләнә”, - дип әйтелә документта.

Июнь уртасында Дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2018 елның беренче айларында сәнәгый җитештерү буенча мәгълүматларны шактый яхшыртты. Ул хәзер сәнәгый җитештерү үсешен беренче кварталда 1,9% урынына 2,8% дип, ә апрельдә – 1,3% урынына 3,9% дип бәяләде. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, майда сәнәгать 3,7%ка үскән.

Сәнәгый җитештерү буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларын тәгаенләүдән соң Икътисадый үсеш министрлыгы РФ икътисадының 2018 елның беренче кварталында үсешен 1,5% дип бәя бирде.

РФ тулаем эчке продукты үсеше майда һәм апрельдә 2,2%тан июньдә 1,1% кадәр акрынайды диелә күзәтүдә. “Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләве буенча, тулаем эчке продукт июньдә майда һәм апрельдә елга ел 2,2%ка үсештән соң  еллык чагылышта 1,1%ка арткан.

Шулай итеп, министрлык РФ икътисадының үсеше буенча элекке бәяләвен майда 2,1%ка яхшыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International