2018 елның гыйнварыннан алып июльгә кадәр чорда Urals маркасы нефтенә бәя 2017 елның шул ук чорына карата 40%ка дяирлек артты һәм баррель өчен $69,43 тәшкил итте. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте 1 августта хәбәр итте.
“2018 елның гыйнвар – июле йомгаклары буенча Urals маркасы нефтенә уртача бәя баррель өчен $69,43 тәшкил итте. 2017 елда Urals ка уртача бәя гыйнвар-июльдә баррель өчен $49,94 тәшкил иткән”, - диелә идарә тармагы хәбәрендә.
Шулай ук агымдагы елның июлендә Urals маркасы нефтенә уртача бәя баррель өчен $72,87 тәшкил иткән дип искәртелә. Бу исә 2017 елның июле (баррель өчен $47,85) белән чагышытырганда, бер ярымнан артыкка югарырак.