Агымдагы елның гыйнвар-июнендә РФ тупланма бюджеты профициты 1,515 триллион сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Казначылыгы материалларында әйтелә.
Хисап чорында бюджет керемнәре 16,77 триллион сум, чыгымнары — 15,26 триллион сум тәшкил иткән.
Үткән елның гыйнвар-маенда РФ тупланма бюджеты профициты, идарә тармагы мәгълүматы буенча, 64,5 миллиард сум тәшкил иткән булган. Казначылык мәгълүматы буенча, 2017 елда РФ тупланма бюджеты дефициты 1,35 триллион сум тәшкил иткән булган.