Fitch халыкара агентлыкның РФ рейтингы буенча карары икътисадның тышкы шокларга карата тотрыклы булуын тану һәм РФдә макроикътисадый көйләү сыйфатына югары бәя булып тора, бәйсез рейтингны алга таба яхшырту өчен алшартлар бар. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
“Fitch рейтинг агентлыгының Россиянең бәйсез рейтингы буенча уңай фаразны саклау карарын хуплап каршы алабыз. Үсеш алган базарлардагы (һәрдаим Россиягә санкцияле басымны көчәйтү янаулары белән бергә барган) волатильлек шартларында, агентлыкның мондый карары безнең икътисадның тышкы шокларга тотрыклы булуын тану һәм РФдә макроикътисадый көйләү сыйфатына югары бәя булып тора. Инвесторларның безнең икътисадның стабиль һәм тотрыклы булуына ышанычы арткан саен Россиянең бәйсез рейтингы да яхшырачак, моның өчен бөтен алшартлар да бар”, - дип искәртте Силуанов.
Җомга көнне Fitch РФнең рейтингын “уңай” фараз белән "BBB-" инвестицияле дәрәҗәсендә раслады.