ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында катнашу турында

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсенә мөмкин кадәр зур игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгариф объектларын төзүгә гаять күп акчалар җибәрелә: ел азагына кадәр 8221 урынлык 12 мәктәп һәм 2185 урынлык 12 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Республикада мәгариф учреждениеләрен ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла: быел 121 объект ремонтланачак. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрен кирәкле җайланмалар белән җиһазландыру эше дәвам итә, тармак программалары гамәлгә ашырыла, кадрлар әзерләү системасы камилләштерелә, РФ Президенты указы белән билгеләнгән бурычлар үтәлә.

Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча җитди бурычлар куйды, шул исәптән мәгариф һәм фән өлкәсендә дә.  

Пленар утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International