2018 елның 23 августы көнне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Алар 2019 елга җирле бюджетларның чыгым өлешләрен формалаштыру мәсьәләсенә багышланды.
Киңәшмәләр барышында җирле бюджетлар формалаштыруның сценар шартлары буенча муниципаль берәмлекләрдә фикер каршылыгы юклыгы билгеләнде.