Санкция шартларында рубль курсы нинди якка тирбәләчәген алдан әйтү мөмкин түгел диярлек. Бу хакта вице-премьер һәм Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
“Теләсә кайсы гади кеше кебек сез беркайчан да валюта үзен ничек тотачагын әйтә алмаячаксыз. Ул соңгы вакытта кәефләргә, куркынычларга, санкцияләргә – кертеләчәкме, кертелмәячәкме бәйле. Икенчесе – ул Штатлардагы ставка. Өченчесе – ул мөмкин булган санкцияләрне игълан иткәннән соң Россия активларыннан чыга башлаган инвесторлар кәефләре... Дүренчесе – без Үзәк Банк белән резервлар өчен сатып алуларны туктаттык, ныгуга йогынты ясады”, - диде ул.
Шулай ук министр Вашингтон тарафыннан дәүләт әҗәтенә каршы санкцияләр кертү очрагына Мәскәүдә чараларның тулы пакеты бар дип искәртте.