ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы турында

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы үтәлеше турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев чыгыш ясады.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International